Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы мәктәбендә Мәүлид бәйрәме узды

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көн белән бәйле бу чарада яшь буын, мәчеткә йөрүче өлкәннәр һәм авыл халкы теләп катнашты. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Казан шәһәреннән дин әһелләре Нияз Сабиров, Тимергали Юлдашев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм башкалар да кунак булып...

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көн белән бәйле бу чарада яшь буын, мәчеткә йөрүче өлкәннәр һәм авыл халкы теләп катнашты. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Казан шәһәреннән дин әһелләре Нияз Сабиров, Тимергали Юлдашев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм башкалар да кунак булып килгән иде.
-Бар авыл бер булып бәйрәмгә җыелгансыз. Укучылар барысын да игътибар белән тыңлап утыра. Яшь буынга менә дигән тәрбия чарасы бу, - диде Луиза Сафина.
Авылның имамы Шәүкәт Гайнетдинов сүзләренчә, мәчеткә 30 аксакал йөри. Укучылар бик теләп дин сабаклары өйрәнә. Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында да дин сабаклары алучылар арта бара.
-Авылдашлар белән сөйләштек тә, бәйрәмне оештырырга булдык. Рәхмәт мәктәп коллективына, безгә бик теләп ярдәм иттеләр. Район җитәкчелегенең һәрчак булышлыгын тоеп яшибез, - диде ул.
Олы Бакырчы халкы дини мәҗлесләрне һәрчак зурлап оештыра. Биредә өмәләр дә оешкан төстә уза. Мәчет, зират тирәләрен, чишмә буйларын тәртиптә тотуда бердәм булып өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев