Район башлыгы аграр көллият студентларын бәйрәм белән тәбрик итте
Көллияттә студентлар көненә багышланган чара узды.
(26 гыйнвар, “Апастово-информ).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин аграр көллият студентларына ихлас теләкләрен ирештерде, уңышлар теләде.
“Барыгызны студентлар көне белән котлыйм. Гомерегезнең иң матур чорын күңелле һәм файдалы итеп уздырыгыз. Аралашыгыз, белемгә омтылыгыз. Белем һәркем өчен иң зур байлык. Үзалдыгызга максат куегыз. Аңа омтылырга тырышыгыз. Сез районның киләчәге. Без бергә”, - диде Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы аграр көллиятнең үсештә булуын билгеләп узды, биредә төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәге, уңайлылыклар артачагы хакында белдерде. Шулай ук үзенең студент елларын искә алып, бүгенге көндә дә белем алуын дәвам итүе хакында сөйләде, кандидатлык диссертациясе язуы белән дә уртаклашты. Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов һәм барлык студентлар район башлыгына уку йортында яңа мөмкинлекләр тудыруда ярдәм иткәне өчен олы хөрмәтен белдерделәр һәм аны гомер бәйрәме – туган көне белән тәбрик иттеләр.
Бәйрәмдә көллият тормышында активлык күрсәткән студентларга Мактау Грамоталары тапшырылды. Алар хөрмәтенә котлау сүзләре, матур теләкләр яңгырады. Район прокуроры Зөфәр Абитов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, «Студентлар отрядлары» республика үзәге җитәкчесе Алексей Нагин иң изге теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Кичә студентларның дәртле чыгышлары, моңлы җырлары, биюләре белән үрелеп барды.
Бүгенге көндә аграр көллияттә 205 студент белем ала. Биредә киләчәк турында уйлаган, эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр укый. Укуда да, мәдәният-сәнгатьтә дә, спортта да алдынгылар рәтендә алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев