Район авыллары балалар учреждениеләрендә ремонт эшләре төгәлләнгән
- Апас мәктәбеннән кала барлык мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләрендә агымдагы ремонт эшләре төгәлләнде дип әйтә алам. Барысы да кирәк кадәр буяулар белән тәэмин ителделәр. Әлмәндәр һәм Әҗем балалар бакчаларына җылы бәдрәфләр эшләнде. Узган ел Зур Күккүз, Азбаба, Чирмешән, Кильдураз мәктәпләренә капиталь ремонт булган иде. Морзалар, Бакырчы, Балтай, Кызыл Тау,...
- Апас мәктәбеннән кала барлык мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләрендә агымдагы ремонт эшләре төгәлләнде дип әйтә алам. Барысы да кирәк кадәр буяулар белән тәэмин ителделәр. Әлмәндәр һәм Әҗем балалар бакчаларына җылы бәдрәфләр эшләнде. Узган ел Зур Күккүз, Азбаба, Чирмешән, Кильдураз мәктәпләренә капиталь ремонт булган иде. Морзалар, Бакырчы, Балтай, Кызыл Тау, Черкен, Чурибураш мәктәпләре үз көчләре белән төзекләндерү эшләре башкардылар. Апас мәктәбендә республика программасы нигезендә, бүген киң колачлы эш - капиталь ремонт бара. Биредә ишек-тәрәзәләр яңартылды, электр үткәргечләр, җылылык, канализация торбалары алмаштырылды, түбәләр яңартыла. "Мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында сыйныф бүлмәләре яңа төс алды, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.
Саный китсәң, башкарылган эшләр шактый. Ындырчы мәктәбе бинасындагы үзгәрешләр турында да укучыбызга хәбәр итәсе килә. Биредәге балалар бакчасы башка иркенрәк бүлмәләргә күчкән. Коллектив читтән ярдәм көтмичә, һәр хезмәтне сыйфатлы итеп үзе башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев