Район ветераннар Советы республикада икенче
21 февральдә район ветераннар Советының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Совет Президиумы утырышы район үзәгендә чәй табыны артында үтте. Апас районы ветераннар Советының башкарган эшләре бик күп. Республикакүләм танылуның нигезендә бердәмлек һәм максатчан эшләү, лаеклы ялга чыгучыларны онытмыйча барлап тору һәм аларның сәламәтлеге, һәр тормыш ваклыгы белән хәбәрдар булу. Төрле...
21 февральдә район ветераннар Советының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Совет Президиумы утырышы район үзәгендә чәй табыны артында үтте.
Апас районы ветераннар Советының башкарган эшләре бик күп. Республикакүләм танылуның нигезендә бердәмлек һәм максатчан эшләү, лаеклы ялга чыгучыларны онытмыйча барлап тору һәм аларның сәламәтлеге, һәр тормыш ваклыгы белән хәбәрдар булу. Төрле чаралар оештырганда район ветераннар Советының урыннарда төпле, сәләтле ярдәмчеләре, авыл җирлекләренең һәммәсендә бик уңышлы эшләүче бүлекләр җитәкчеләребез бар,-диде аны ачып, ветераннар район Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
-2017 ел нәтиҗәләре буенча район ветераннар Советы эшчәнлеге республика буенча бик югары һәм лаеклы бәяләнде-без Татарстанда икенче урын яуладык. Барыгызны да шушы чираттагы җиңү белән котлыйм. 23 февраль-Ватан сакчылары көне һәм 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, ветераннар Советының яңа җиңүләренең шаһиты булырбыз дип өметләнәбез-диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Ул шулай ук район халкын 18 март-Россия Президентын сайлауларда актив булырга өндәде. Район ветераннар Советы Президиумы әгзаларын район яңалыклары белән таныштырып үтте.
Узган елга нәтиҗәләр ясау белән бергә район ветераннар Советы агымдагы елга үз алдына киеренке бурычлар да куйды. Бу җәмәгать эшендә актив катнашучы район ветераннары аерым билгеләнеп үтелде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев