Районда бу җәйдә берничә авыл арасындагы юллар яңартылачак
Апас районара юллар төзелеше оешмасы баш инженеры Илдар Хәйбуллин хәбәр итүенчә, быелгы эш сезоны 20 апрельдә үк ачылган. Төзелеш сезонына җитәрлек 100 мең тоннадан артык инерт материаллар тупланган, Урал тауларыннан 3 төрле фракциядә ваклатылган таш кайтару дәвам итә. Район эчендә бу җәйдә Табар Черкене-Апас арасында 2,4, Борнаш-Зур Болгаер арасында 1,6,...
Апас районара юллар төзелеше оешмасы баш инженеры Илдар Хәйбуллин хәбәр итүенчә, быелгы эш сезоны 20 апрельдә үк ачылган. Төзелеш сезонына җитәрлек 100 мең тоннадан артык инерт материаллар тупланган, Урал тауларыннан 3 төрле фракциядә ваклатылган таш кайтару дәвам итә. Район эчендә бу җәйдә Табар Черкене-Апас арасында 2,4, Борнаш-Зур Болгаер арасында 1,6, Багыш-Олы Подберезье арасында 1,1, Шонгаты-Түбән Барыш авыллары арасында 1,5 километр озынлыкта юлларны реконструкцияләү планлаштырылган.
-1 ай элек үк Черкен-Апас, Шонгаты-Түбән Барыш авыллары арасында эш башладык. 25 мең тоннадан артык ком-ташны шул юнәлешләргә кышын алдан ук чыгарып куйдык. Бу дәүләт заказын вакытыннан алда үтәргә тырышачакбыз, ул чагында район территориясендә юлларны яңарту буенча өстәмә финанслау мөмкинлеге булачак. Игенчеләребез, райондашларыбызга яңа юллар күбрәк булган саен яхшы, без шуңа омтылачакбыз, - ди баш инженер Илдар Хәйбуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев