Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда көзге кыр эшләре бара

Районнның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин белдергәнчә, быелгы кышка кар астына 40000 гектарлык басу-кырларыбыз туңга сөререлеп керергә тиеш. Бүгенгә барлыгы 20000 гектар игеннәрдән бушаган басулар тиешенчә эшкәртелеп куелды.

Уҗым культураларына дип махсус, аерым 10600 гектар җир әзерләнеп, бүгенгә 3700 гектарда арыш, 6900 гектарда бодай чәчелде. 
-Апас аграр көллиятенең 200 гектарлык сынау-тәҗрибә басуларын егерме яше дә тулмаган 71 нче төркем студенты Юрий Корнилов берүзе диярлек туңга сөреп куйды,-ди көллият директоры урынбасары, хуҗалык эшләре идарәчесе Иршат Гыйлаҗев. 
-Бу бик заманча, миллионнар торучы чит ил җир эшкәртү-чәчү комплексын биш бармагы кебек хәзердән үк белә инде булачак яшь игенче, бөтен эштә булдыра торган чын авыл егете ул. Башка яшьтәшләренә менә дигән үрнәк күрсәтә, белгәннәре белән бик теләп уртаклаша. Монысы инде көллият механигы Динар Тимергалиев бәяләмәсе. 
Остаз-укытучы Илшат Минһаҗев коллективка әле яңа гына кушылды. Моңа чаклы ул “Свияга” агрофирмасы басуларында иген үстерде, зур тәҗрибә туплады. 
-Яңа коллектив мине бик җылы кабул итте, Җитәкчеләр, хезмәттәшләрем дә бик булыша, киңәшле эш таркалмый бит ул,-ди. 
-Быел язын басуларда чүп үләннәренә каршы кисәтү чарасы, туфракны файдалы матдәләргә баету максатыннан 2000 гектарда безнең як өчен ят культура-горчица чәчкән идек. Сынау-тәҗрибәбез бик уңышлы булды. Ел коры килүгә карамастан, бер гектардан уртача унар центнер бөртек алдык. Рапс, люцерна, көнбагыш кебек, аның сатып алу бәясе дә югары. 700 гектарыннан аерым суктырып алган горчицаның бер килограммына 24 сум тәкъдим итәләр. Киләсе елда аның мәйданын тагын да арттырырга исәплибез, чәчүлек орлыгы да үзебезнеке булачак,-дип үз фикерләре белән уртаклашты “Свияга” агрофирмасы директоры Марат Хәсәнов.-Туфрак әзерләү, туңга сөрү, көзге чәчү эшләрен дә җиренә җиткереп башкардык. Фидакарь хезмәтегез өчен барлык хезмәттәшләремә зур рәхмәт! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев