Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның өлкән хатын-кызлары хөрмәтләнде

Бүген якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, Чүрибураш, Идрәз, Иске Йомралы җирлекләрендә гомер итүче, туган төбәкләрендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар хөрмәтләнде. Алар өчен махсус мул сыйлы табыннар әзерләнде, сәхнә түреннән җыр-моңнар агылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев бирегә килгән барлык өлкән хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен...

Бүген якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, Чүрибураш, Идрәз, Иске Йомралы җирлекләрендә гомер итүче, туган төбәкләрендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар хөрмәтләнде. Алар өчен махсус мул сыйлы табыннар әзерләнде, сәхнә түреннән җыр-моңнар агылды.
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев бирегә килгән барлык өлкән хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юллады. - Сез тормыш бүләк итүче изге җаннар. Көчле дә, ярдәмчел дә, киң күңелле гүзәл затлар. Намус белән хезмәтегезне башкарып, балалар үстереп, гаилә йөген тартып, шушындый матур көннәргә килеп җиткән апалар. Алга таба да Ходай сезгә тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт булып яшәргә насыйп итсен, - диде ул үзенең чыгышында. Бирегә килгән район пенсия фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов өлкән апаларны бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен теләде. Һәркемне якын күреп белүче авыл җирлекләре башлыклары да үзләренең ихлас бәйрәм котлауларын ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев