Россиядә дә уникаль эш стиле Апас музеена чираттагы җиңү китерде
Апас үзәк музее коллективы Татарстан һәм Россиякүләм конкурсларда даими катнаша һәм ел саен төрле Грантлар, Грамота-Дипломнар яулый. Менә тагын бер шатлыклы хәбәр алдык-Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Эльмира Рәхимова белән Айсылу Латыйпова "Я гражданин России" ("Мин Татарстан баласы") Бөтенроссия музейлар конкурсында өченче урынга лаек булганнар. Бу чираттагы җиңүдә аларның...
Апас үзәк музее коллективы Татарстан һәм Россиякүләм конкурсларда даими катнаша һәм ел саен төрле Грантлар, Грамота-Дипломнар яулый. Менә тагын бер шатлыклы хәбәр алдык-Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Эльмира Рәхимова белән Айсылу Латыйпова "Я гражданин России" ("Мин Татарстан баласы") Бөтенроссия музейлар конкурсында өченче урынга лаек булганнар. Бу чираттагы җиңүдә аларның хезмәттәше Рәфизә Мотыйгуллина, музей директоры Рәмис Ногмановның да өлеше бар, әлбәттә. Менә инде дүртенче ел рәттән Апас музеенда 14 яше тулган яшүсмерләргә тәүге паспортларын истә калырлык итеп, тантаналы шартларда тапшыралар. Татарстаннның башка районнарында мондый эш алымы киң кулланылмый. Россиядә дә бу бик уникаль очрак һәм эш стиле дип бәяләнә. Апас музее коллективын чираттагы шушы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев