Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шапшаклар турында дөрес хәбәргә-премия

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы быел төрле тыюлыкларда, авыл хуҗалыгы җирләре, кеше күзеннән еракта рөхсәтсез ачылган һәм кулланылучы ком-таш, балчык карьерларын аерым күзәтү астына ала. Моның өчен аларга алып баручы юлларда автомат һәм автоном режимда эшләүче "видеотозак"лар куелачак. Мондый яшерен камералар санкцияләнмәгән чүплекләр янәшәсенә дә куелачак. Апас районы территориясендә...

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы быел төрле тыюлыкларда, авыл хуҗалыгы җирләре, кеше күзеннән еракта рөхсәтсез ачылган һәм кулланылучы ком-таш, балчык карьерларын аерым күзәтү астына ала. Моның өчен аларга алып баручы юлларда автомат һәм автоном режимда эшләүче "видеотозак"лар куелачак. Мондый яшерен камералар санкцияләнмәгән чүплекләр янәшәсенә дә куелачак. Апас районы территориясендә дә рөхсәтсез ком карьерлары, урман, юл читләренә чүп ташлап китүчеләр бар әле. Сүз уңаенда, мондыйлар хакында хәбәрләрегезне Интернетта "Халык контроле", "Школьный экопатруль", "Будетчисто" кебек унлап сайтка урнаштыра аласыз. Ул расланса сезгә акчалата премия дә түлиячәкләр. Чит илләрдә чисталыкка күптәннән әнә шундый ысул аша да ирешәләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев