Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шоферыбыз Марат улын армиягә озатты

Хезмәттәшебез, редакция шоферы Марат һәм район поликлиникасы педиаторы Гүзәл Зәйнуллиннар бу ялда газиз балалары-Илфатны көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә озаттылар.

-Улыбыз Апас аграр көллиятен быел тәмалап, механик-йөртүче таныклыгы алды. Көллияттә яхшы билгеләренә укыды, спорт белән дуслыгы да көчле. Яшьтәшләремнән калышмыйм, дип армиягә дә үз теләге белән китте,-ди әтисе Марат.

Илфатның энесе Илмир бүген Каратун мәктәбендә җиденче сыйныфта укый, ул да абыйсына хәерле юл теләп калды.

Бу ялда Апастан барлыгы 5 егет хәрби хезмәткә юл тотты. Сынатмагыз, яшь якташлар, районыбызга, әти-әниләрегез йөзенә тап төшермәгез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев