Син түләгән штрафны яхшы эшләргә генә тотачаклар
Районның алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенә кичә Болгаер, Әлмәндәр якларында идән астында җитештерелгән алкогольле эчемлекләр, көмешкә сатучылар бар дигән хәбәр керде. Хокук сакчылары белән бергә хәзер тикшерү эшләре бара. Аннан соң комиссия районның башка авыл җирлекләреннән халыктан кергән хәбәрләр буенча эшлиячәк. -Үзе җитештереп көмешкә сатучыга хәзер штрафлар иң...
Районның алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенә кичә Болгаер, Әлмәндәр якларында идән астында җитештерелгән алкогольле эчемлекләр, көмешкә сатучылар бар дигән хәбәр керде. Хокук сакчылары белән бергә хәзер тикшерү эшләре бара. Аннан соң комиссия районның башка авыл җирлекләреннән халыктан кергән хәбәрләр буенча эшлиячәк.
-Үзе җитештереп көмешкә сатучыга хәзер штрафлар иң киме 3 мең сумнан башлана. Тиздән Законга үзгәрешләр кертелгәч, сүз инде дистә меңләгән сумнар хакында барачак. Бу штрафлар тулысы белән шушы авыл җирлеге бюджетына керә,-дип кисәтә район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов. -Быел безгә алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнеше хакында барлыгы 26 хәбәр керде. Район эчке эшләр бүлеге, авыл җирлекләре, район административ комиссиясе катнашында аларның бөтенесе дә көнендә үк урынга барып тикшерелә. Кирәк булса, законлы нигездә оператив күзәтү, контроль сатып алу алымнары да кулланыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел ике җинаять эше ачылды, бер кыек куллы "сәүдәгәр" суд каршына басты, икенчесенең эше дә суд каравына җибәрелде. Берничә идән асты көмешкә заводы хуҗаларына карата 30 мең сумнан артык штраф санкцияләре кулланылды.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев