Соңга калучыларга берничек тә түләп булмый
Быелның беренче январеннан соң туган беренче балага Татарстанда 8490 сум өстәмә акчаны алу өчен бала тугач ярты ел эчендә халыкны социаль яклаау идарәсенә килеп гариза язарга, аерым исәпкә басарга кирәк. Бу очракта пособие сабый туган көннән башлап исәпләнә 1әм бирелә. Гариза, тиешле документларны ярты елдан соң гына тапшырсаң, узган беренче...
Быелның беренче январеннан соң туган беренче балага Татарстанда 8490 сум өстәмә акчаны алу өчен бала тугач ярты ел эчендә халыкны социаль яклаау идарәсенә килеп гариза язарга, аерым исәпкә басарга кирәк. Бу очракта пособие сабый туган көннән башлап исәпләнә 1әм бирелә. Гариза, тиешле документларны ярты елдан соң гына тапшырсаң, узган беренче ярты ел өчен өстәмә түләүләрне берничек тә алып булмаячак. Ул чакта 8490 сум мөрәҗәгат итүчеләргә шул көннән башлап кына түләнәчәк,-дип кисәтә яшь әниләрне районның халыкны социаль яклау идарәсе баш белгече Алия Гарифуллина.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев