Суда йөзгән балыкны да уздыралар безнең балалар
Апаста «Дулкын» бассейнында бер йөзгә якын район мәктәпләре укучылары 50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Дистанциядә бик матур вакыт күрсәткән балаларны тренерлар аерым күзәтү астына алачак. Бу секциядә бүген төрле яшьтәге 150 гә якын бала йөзү белән бик бирелеп һәм яратып шөгыльләнә. Авыллардан Апаска килеп суда яхшы...
Апаста «Дулкын» бассейнында бер йөзгә якын район мәктәпләре укучылары 50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Дистанциядә бик матур вакыт күрсәткән балаларны тренерлар аерым күзәтү астына алачак. Бу секциядә бүген төрле яшьтәге 150 гә якын бала йөзү белән бик бирелеп һәм яратып шөгыльләнә. Авыллардан Апаска килеп суда яхшы итеп йөзәргә өйрәнергә теләүчеләрне дә кабул итәләр.
Иртәгә-26 январьда "Дулкын" бассейнында мәктәп укытучылары һәм олы яшьтәге спорт яратучыларны ГТО нормативлары тапшырырга чакыралар. Килегез, файдасын күрегез, сәламәт булыгыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев