Сынчы Вячеславның иҗат ялкыны дөрләгән чак
Районның баш рәссам-бизүчесе Вячеслав Носов Апас, авыллардагы бик күп стенд-баннер, һәйкәлләр, юл күрсәткечләр авторы. Безнең "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе режиссеры Айдар Сабиров белән бергәләп иҗат итә. Апас "Алтын алка" боз Сараена Президент бүләге-зур автобусны да алар икәүләшеп бизәде. Аның үрнәген Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы башка районнарга да өлге...
Районның баш рәссам-бизүчесе Вячеслав Носов Апас, авыллардагы бик күп стенд-баннер, һәйкәлләр, юл күрсәткечләр авторы. Безнең "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе режиссеры Айдар Сабиров белән бергәләп иҗат итә. Апас "Алтын алка" боз Сараена Президент бүләге-зур автобусны да алар икәүләшеп бизәде. Аның үрнәген Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы башка районнарга да өлге итеп тәкъдим итте. Вячеслав ул үзе бик тыйнак иҗат кешесе, алай да минем белән әңгәмә корырга вакыт тапты.
-Моннан 5 еллар элек эш урынымда урамга элү өчен гадирәк кенә бер плакат язып утырганда район башлыгы яныма килеп бер сорау бирде,-дип башлады ул балчыклы кулларын корытып сөрткәч.-Тиздән Багышта төзелүче Мәдәният Үзәген ачу көтелә. Яңа бина каршысында Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры, шушы авылда туып үскән Ислам Насыйбуллин бюсты да булса, Үзәк тирәсе бик күркәмләнәчәк. Тәвәкәлләп шуңа алынып карыйсыңмы әллә, Слава...-ди.
-Уйлап карармын, Рәшид абый алайса,-дидем җавапка. Моңа кадәр тузган, искергән бюст-скульптураларны рәтләгәнем, буяганым бар иде инде. Өйгә кайткач, студент чакларымнан калган конспектлар, графика дәреслекләрен эзләп табып, хәтер яңарттым. Бер унлап кап булгандыр, гади мәктәп пластилинын әвәләп, институтта укыган елларымда зачет эше итеп тапшырган беренче сынымны искә төшереп, кабатлап ясадым-ярыйсы гына килеп чыкты кебек... Икенче көнне район башлыгы тагын сорый миннән:
-Я, нәрсә, башлыйбызмы? Мин сиңа ышанам, син матурлыкны яхшы аңлыйсың, сыннар ясарлык сәләтең барын да тоемлыйм,-ди.
Ризалаштым мин аның тәкъдименә. Апас тавы өстендәге керамзит карьерыннан 3 төрле үзле балчык алып кайттым һәм беренче сыным-Ислам Насыйбуллин бюстын 1 ай дәвамында ясап, Багыштагы Мәдәният үзәге ачылышына тәки өлгертә алдым! Шуннан китте инде- Сара Садыйкова, Шәүкәт Галиев, Габдулла Тукай, Александр Орлов, Иван Золин, Дмитрий Горбунов, Мәгүбә Сыртланова бюстларын ясавы җиңелрәк булды, чөнки кул-бармаклар остарды, 30 еллар йокымсырап яткан, Ходай биргән сәләтем тәмам ачылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Үзәк Мемориал-сквердагы һәйкәлләр, фонтаннар, стендлар урнаштырылышы, бизәлеше проект-эскизын да район башлыгы һәм иҗатташ дустым Айдар Сабиров белән бергәләп сыздык. Монда инде тоемлау гына җитми, пропорцияне сакларга кирәк. Җәлилчеләр стелласында график портретлар, сыннар ясау шактый вакытыбызны алды, чөнки пыяла белән эшләве аеруча катлаулы. Урынсыз урнаштырылган артык һәйкәл-монумент әйтик, симметрияле ансамбль-композицияне бозарга мөмкин, комплексның бербөтенлелеге, аны визуаль кабул итү югала.
-Менә бүген синең әйләнмәле эш өстәлеңдә тагын 3 бюст бар. Апасның һәвәскәр сынчы-скульпторы Вячеслав Носовның заказлары бик күп алайса. Скульптура дигәннән, Ана һәйкәле янындагы сугыштан кайтмый калган әтисенең учына сыенган сабый бала сынын да син эшләдеңме?
-Идеясы район башлыгыныкы, эскиз-сызымы минеке, скульптураны Ульяновск шәһәре остаханәсендә койдылар.
-Сын ясау технологиясе катлаулымы?
-Артык авырлыгы юк инде аның. Башта арматурадан каркас челтәр үрәсең. Аннан үзле керамзит балчыгын кул белән изеп, бераз кызыл балчык, ком, башка минераль өстәмәләр, су кушып измә әзерлисең. Каралата бюст 1 атна ясала, аннан аны шомарту-тигезләү шул ук чамасы вакытны ала. Мин үзем бу вакытта төрле ракурста төшерелгән фотолар, китап рәсемнәре кулланам. Монда ашыгырга ярамый, бигрәк тә борын-күз, авыз-иякләр ясавы катлаулы. Колакларны ясавы бик җиңел. Сының барып чыкмаса аны ботарлап ташлаган чаклар да була, барысы да эчке күрү-тоемлау һәм илһамга бәйле бит. Бюст-скульптура уңып, барып чыкса аны гипс калыпка күчерәм. Ул кибеп ныгыгыч, урталайга кисәсең дә, калып эчен шомартып яңадан арматура скелет ясала. Калыпны яңадан җыеп шуңа аерым маркалы бетон коясың. Сын калып эчендә бер атналап тора. Аннан соң гипс калыпны ватып эшләнмәне матурлау, буяу эше дә шактый вакыт ала. Измә бик озак өлгерә, галимнәр дә шулай диләр-яхшы сыйфатлы бетон 400 ел ныгый да шуннан соң ныклыгын, тотрыклылыгын югалта икән. Димәк, сынчы әсәре үзеннән соң дистәләгән гасырларга буыннар хозурына кала дигән сүз бу.
-Кичә яныңда безнең Янгелде авылында гомер итүче райондашыбыз, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьяновны күрдем. Менә каршыдагы эш өстәлеңдә аның бюсты-димәк, син сыннарны натурадан карап ясарга да өйрәндең алайса.
-Бусы беренчесе аның, бюстның тере үз героена охшашлыгын тикшереп карадык. Василий Игнатьевич ошатты кебек минем эшне, үз киңәшләрен дә бирде.
-Эш өстәлеңдә әле тагын тәмамланмаган ике бюст бар...
-Хакимият заказы белән Александр Пушкин һәм Муса Җәлил сыннарын ясадым менә. Инде аны бронза буяу белән генә каплыйсы калды.
-Нәрсә дим, Слава, молодец, булдырасың! Яңа иҗади уңышлар сиңа!
-Рәхмәт, Ришат. Кешеләргә минем иҗат эшләрем ошый икән- димәк, юкка яшәлмәгән. Тиздән 60 яшем якынлаша, аңа кадәр бик күп иҗади хыялларым бар әле. Кешенең үзеннән соң тарихта якты эзе, һәйкәлләр калгач яхшы бит инде ул!..
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев