Тикшерүләр дәвам итә
Райондагы сәүдә нокталары, ресторан-кафе, мәктәп һәм балалар бакчаларында бүген дә район башлыгы, башкарма комитеты җитәкчесе фәрманы белән оешкан махсус комиссия йөрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелек иткән бу комиссия 13 февральдә барлыгы 6 авыл җирлекләре территориясендә (Апас, Каратун, Дәүләки, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы, Табар Черкене) булып, тиешле чаралар күрелде....
Райондагы сәүдә нокталары, ресторан-кафе, мәктәп һәм балалар бакчаларында бүген дә район башлыгы, башкарма комитеты җитәкчесе фәрманы белән оешкан махсус комиссия йөрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелек иткән бу комиссия 13 февральдә барлыгы 6 авыл җирлекләре территориясендә (Апас, Каратун, Дәүләки, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы, Табар Черкене) булып, тиешле чаралар күрелде. Район кулланучылар хокукларын яклау баш белгече Гөлнара Абдрахманова урынарда халык белән очрашып күчмә кабул итүләр үткәрде. Яңа гына әйләнешкә кергән 2000 һәм 200 сумлык акчаларның кибетләрдә кабул ителүенә игътибар бирелде, кибетчеләр арасында аңлату эшләре үткәрелде. Сәүдә нокталарында, ашханәләрдә ит-сөт, башка төр азык-төлек продуктларының сакланышы аеруча игътибарга алынды. Кагыйдәләр буенча куллану вакыты чыккан, аеруча тиз бозылучан продукция көнендә үк сәүдә киштәләре, суыткычлардан алынырга сату урыныннан читкә чыгарылырга һәм юк ителергә тиешлеге ассызыкланды һәм бу таләпнең катгый үтәлеше буенча кисәтү-аңлату эшләре үткәрелде. Иртәгә комиссия Әлмәндәр, Йомралы якларында эшләячәк.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев