“Тоннель“дә туктатылган “тугызлы“ хуҗасы салмыш булып чыкты
14 декабрьдә иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Каратун-Морзалар киселешендә "Тоннель" операциясе узды. Юлда йөрү кагыйдәләренә буйсынмаучы 10 шофер ачыкланды. Арада иртән "тугызлы" машинасына утырып юлга чыккан салмыш шофер да бар. Аңа хәзер 30 мең сум күләмендә штраф һәм правасыннан колак кагу яный. 2 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Аларга 1әр мең...
14 декабрьдә иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Каратун-Морзалар киселешендә "Тоннель" операциясе узды. Юлда йөрү кагыйдәләренә буйсынмаучы 10 шофер ачыкланды. Арада иртән "тугызлы" машинасына утырып юлга чыккан салмыш шофер да бар. Аңа хәзер 30 мең сум күләмендә штраф һәм правасыннан колак кагу яный. 2 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Аларга 1әр мең сумлык штраф белән беркетмәләр төзелде. 5 шоферның транспортында номерлары укылышсыз, икесенең номер уты янмый булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев