16 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апаста баскетбол уеннары узды
-
Апаста ике җиңел машина капланган
Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык. Шоферлардан икеләтә сак һәм игътибарлы булу таләп ителә. Юлларда идарәне югалтып транспорт һәлакәтенә юлыгучы шоферлар да бар. Әлмәндәр һәм Әҗем авыллары арасында "14"ле машинасы идарәне югалтып, юл читенә төшеп каплана. Шонгаты авылы янында "УАЗ" машинасы хуҗасы шундый ук һәлакәткә очрый. Шоферлар үзләре сау-сәламәт. Техникага...
-
Апас урта мәктәбенең 7В классы республика бәйгесендә
Апас урта мәктәбенең 7В классы "Дус класс серләре" бәйгесенең республика этабында катнаша. Класс җитәкчеләре - Ләйсән Зиннәтуллина. Алар буген Казанда чыгыш ясый.
-
“Тоннель“дә туктатылган “тугызлы“ хуҗасы салмыш булып чыкты
14 декабрьдә иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Каратун-Морзалар киселешендә "Тоннель" операциясе узды. Юлда йөрү кагыйдәләренә буйсынмаучы 10 шофер ачыкланды. Арада иртән "тугызлы" машинасына утырып юлга чыккан салмыш шофер да бар. Аңа хәзер 30 мең сум күләмендә штраф һәм правасыннан колак кагу яный. 2 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Аларга 1әр мең...
-
"Кыш бабайның туган көне кайчан?"
Апас урта мәктәбенең Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге 6Б классы укучылары Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында нәниләр белән очрашты. "Кыш бабайның туган көне кайчан" исемле кичә барышында балаларны уйнатты, җырлатты, биетте алар.
-
Апас Раштуасы
7 январьда Апас музеенда укучы балалар өчен Раштуа тамашасы уздырылачак. Бик кызыклы булачак ул аны күрергә килүчеләр өчен. Музей залларында исә аларны бик кызыклы күргәзмәләр, дөньядагы иң яхшы үзебезнең гид-экскурсия үткәрүче Кыш бабай белән Кар Кызы көтә. -Этнокультуралар, халыклар, диннәр дуслыгына багышланган шундый чаралар районда яшәүче төрле милләтләр арасында татулык...
-
Аграр көллият хоккейчылары – өченче!
Буада хоккей буенча зона ярышлары узды.Ул "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Хоккей ярышларында районның аграр көллият егетләре командасы да катнашты. Алар өченче урынны яулап кайттылар.
-
Чүптән матур кәнфит ясадылар
Апас мәктәбе укучылары Экология елында бик үзенчәлекле акция үткәрделәр. Кая карама урамнарда, чүплекләрдә аунап яткан менә шушындый пластик шешәләрдән бик матур өйчек ясап куйдылар алар. Ришат Җамалиев.
-
Кышкы каникулларны спорт белән бәйлиләр
Балаларның кышкы каникулларында 2-8 январьда район күләмендә йөзү, бокс, көрәш, хоккей, чаңгы һәм самбо буенча район ярышлары уздырылу көтелә. Шулай ук төрле яштәге апаслылар өчен ГТО нормативлары тапшыру да оештырылачак. Спорт декадасында бер генә спорт залы, спорт мәйданнары, стадионнар, чаңгы трассалары буш торырга тиеш түгел дигән максат куела. Ришат Җамалиев.
-
Адилә белән Альбина министр бүләгенә лаек булды
Урта Балтай мәктәбенең бик тырыш укучылары Адилә Биктимерова белән Альбина Колкова Экология елында авылда чисталык өмәләрендә бик актив катнаштылар. Район, Татарстанкүләм төрле конкурсларда, конференция-олимпиадаларда да призлы урыннар яуладылар алар. Кызларга яңа гына шатлыклы хәбәр килеп иреште- "Будет чисто!" республика акция-конкурсында алар Татарстан мәктәп укучылары арасында да алдынгы урынга лаек булганнар....
-
Тал бишектә үскән без...
Олы Бакырчыдагы Шәүкәт Галиев музее директоры Рәшит Гыйльметдинов бирегә килүчеләрне бик күп кызыклы күргәзмәләр, тарихи экспонатлар белән таныштыра. Юкә, тал каен тузлары, талдан ясалган менә бу асылмалы бала бишеге, мәсәлән, моннан ярты гасырдан артык элек ясалган. -Кем белә, сабый чагымда әнкәй мине дә менә шушы түшәмгә эленеп куела торган сиртмәле...
-
Апас мәктәбе укучылары җиңү яулап кайтты
15 декабрьдә "Әкият" курчак театры бинасында республикакүләм мәктәп театр коллективлары арасында узган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Апас урта мәктәбенең Рания Гумерова җитәкләгән 6"а" сыйныфы театр коллективы "Нурлы сәхнә" номинациясендә җиңүгә иреште. Котлыйбыз аларны, яңадан яңа иҗат уңышлары телибез!