Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тутайда 50 елдан соң очрашу булды

Гүзәл табигате, моңлы җырлары белән данлыклы Тутай авылында "Сиңа кайттым газиз туган җирем" дигән эчтәлекле кичә узды. Әлеге чарада 1944елдан 1955 еллар аралыгында дөньяга килгән, балалык елларын бергә уйнап, мәктәп елларында бер парта артына утырып укыган, яшьлек елларында яратышып, кичке уеннарда биеп-җырлап йөргән буыннар очрашты. Авыл клубында алар өчен үзләре...

Гүзәл табигате, моңлы җырлары белән данлыклы Тутай авылында "Сиңа кайттым газиз туган җирем" дигән эчтәлекле кичә узды. Әлеге чарада 1944елдан 1955 еллар аралыгында дөньяга килгән, балалык елларын бергә уйнап, мәктәп елларында бер парта артына утырып укыган, яшьлек елларында яратышып, кичке уеннарда биеп-җырлап йөргән буыннар очрашты.

Авыл клубында алар өчен үзләре көче һәм "Нур" хуҗалыгы ярдәме белән мул сыйлы табын да әзерләнгән иде. Шау гөр килеп күрешүләр, кочаклашулар башланды. Күбесе бер берсен танымый, олыгайганнар, күптән күрешмәгәннәр, хәтта күз яшьләрен дә яшермәделәр.

- Менә мин, Галиябану дустым Борһанова, Мөнир Зәйнуллин шушындый очрашу оештырсак ничек булыр икән дигән теләк белән авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек. Кызлар күтәреп алдылар. Кешеләрен барладылар. Сиксәнгә якын җыелды, ләкин күбесе кайта алмады. Матур итеп шигырь дә язып кайттым, - диде Яшел Үзәннән кайткан Люция апа Вафина. Фәрхинур апа Хәлиуллина Югары Осланнан кайткан.

- Мәктәп бетергәнгә 50 ел. Шул гомер өчендә бер генә тапкыр да күрешмәгән авылдашларны күрү бик зур шатлык. Барысын да күрәсе килгән иде. Рәхмәт оештыручыларга, - диде ул. Очрашуның тантаналы өлешен авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова ачып җибәрде. - Элеккеге елларда яшел чирәмдә тәгәрәп үскән балалар булсагыз, бүген инде ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар. Сезнең шулай очрашуыгыз безне дә шатландырды. Өлкән яшьтә булсагыз да нинди күңелле сезнең белән. Киләчәктә дә туган авылыгызны онытмый ярдәмләшеп, аралашып яшик, - диде ул. Шулай ук авылдашларын район башлыгы урынбасары Марат Нуриев та котлады. Районда барган эшләр, үзгәрешләр белән таныштырды. Һәрбарчасына күңелле ял итүләрен теләде. Ә инде бакыйлыкка күчкән авылдашларын искә алып авылның имамы Илфат хәзрәт Гайнуллин Коръән укыды. Кичә авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, хатирәләрне яңартып, яшь чакларны искә алдылар. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев