Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Улларының армиядән кайтуын билгеләп үткән әти белән әни янып үлгән

Чүпрәле районының Матак авылындагы төнге янгында өч кешенең гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, янгында 1968 һәм 1973 елгы ир белән хатын һәм аларның 2011 елгы туганнары вафат булган. Тикшерү фаразлары буенча, ир белән хатын олы улларының армиядән кайтуын...

Чүпрәле районының Матак авылындагы төнге янгында өч кешенең гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Ачыкланганча, янгында 1968 һәм 1973 елгы ир белән хатын һәм аларның 2011 елгы туганнары вафат булган. Тикшерү фаразлары буенча, ир белән хатын олы улларының армиядән кайтуын билгеләп үткән. Аннары туганнарның һәм кунакларның бер өлеше клубка чыгып киткән. Ә хуҗалар йокларга яткан. Төн уртасында ир-ат төтен исе сизеп алган, кулына 7 яшьлек улын алып, аны тәрәзә аша урамга ыргыткан. Аннары икенче бала артыннан кергән. Әмма аңын югалтып егылган.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев