Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтай питомнигында күп төрле үсентеләр бар

Урта Балтай янәшәсендәге урман питомнигында моннан 10 ел элек оештырылып, Татарстан урманнары, юл кырыйлары, туфрак эрозиясе-юылу куркынычы янаган чокыр-ерганаклар, бакчаларга утырту өчен дистә төрдән артык агач-куак үсентесе җитештерелә. Питомник җитәкчесе, урманчы Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, шушы 4,3 гектарлык кына питомниктан төрле кулланучыларга, өмәләр, яшелләндерү акцияләре вакытында ел дәвамында 25000 төптән артык...

Урта Балтай янәшәсендәге урман питомнигында моннан 10 ел элек оештырылып, Татарстан урманнары, юл кырыйлары, туфрак эрозиясе-юылу куркынычы янаган чокыр-ерганаклар, бакчаларга утырту өчен дистә төрдән артык агач-куак үсентесе җитештерелә.

Питомник җитәкчесе, урманчы Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, шушы 4,3 гектарлык кына питомниктан төрле кулланучыларга, өмәләр, яшелләндерү акцияләре вакытында ел дәвамында 25000 төптән артык төрле үсентеләр озатыла. Биредәге махсус түтәлләргә 2-3 төрле чыршы һәм нарат, имән, тал, өянке, корычагач, юкә, каштан, тополь, чия-карлыган, слива-боярышник һәм башка төрле агач-куаклар орлыгы чәчелә. 2-3 ел дигәндә үсеп өлгергән үсентеләрне сак кына туфрагы белән казып алып, Татарстанның төрле төбәкләре, урманчылыкларга озаталар.

-1978-79 елларда салкыннардан бик зыян күргән имәнлекләрне торгызу буенча дәүләткүләм программада катнашабыз. Без үстергән имән үсентеләрен Россия төбәкләрендәге урманчылыклар да чират торып ала,- ди үсемлекчелек инженер-урман үстерү остасы Илдар Зиннәтуллин.

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев