Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Мәскәү-Казан юлы төзелеше кибеп баручы күлләрне яңартырга мөмкинлек бирәчәк

Кибеп баручы күлләрне су белән өстәмә тутыруны сорап, җирле халык мөрәҗәгать итә.

(6 ноябрь, “Апастово-информ”).


М12 трассасы төзелеше Лаеш районындагы кибеп баручы күлләрне яңартып җибәрергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов эшче төркем утырышында хәбәр итте.
“Чистартылган суны су ешлыгына җибәрәчәкләр. Кайларда бу эшләнәчәген проектлаучы әйтәчәк. Бу безнең экологиягә зур ярдәм күрсәтер”, - диде министр.
Барлык яңгыр сулары бер юнәлештә җыелып, суга мохтаҗ булган күлләргә чистартылып агызылса, бу бик игелекле эш булачак.
Проектчылар сүзләренә караганда, локаль чистарту корылмалары берсүзсез булачак. Тик, аларның урыннары проект документларын хәзерләгәндә билгеләнеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев