Янгын куркынычсызлыгы таләпләре катгыйланды
26 сентябрьдән Россия Хөкүмәтенең 20 сентябьрдә расланган 974 нче Карары үз көченә керде. Ул "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәртмәләр кертте. Гомуми куллану җирләрендә учаклар ягу, чүп-чар, яфрак, коры үлән яндыру тыела. Моның өчен җаваплылык кискен арта. Мондый гамәлләр кылу исә җирле үзидарә дәүләт органнары билгеләгән урыннарда гына рөхсәт ителә һәм даими...
26 сентябрьдән Россия Хөкүмәтенең 20 сентябьрдә расланган 974 нче Карары үз көченә керде. Ул "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәртмәләр кертте. Гомуми куллану җирләрендә учаклар ягу, чүп-чар, яфрак, коры үлән яндыру тыела. Моның өчен җаваплылык кискен арта. Мондый гамәлләр кылу исә җирле үзидарә дәүләт органнары билгеләгән урыннарда гына рөхсәт ителә һәм даими күзәтүдә торырга тиеш дип билгеләнә. Элек бу тыюлар янгын чыгу куркынычы режимы вакытында гына кертелә иде.
Баннер-транспорантлар янмый торган яки бик авыр янучан материаллардан гына ясалырга тиеш дип билгеләнә. Алар куелган бина-корылмаларның, баскыч мәйданчыклары, подьездларның табигый яки мәҗбүри җилләү юлына киртә булырга тиеш түгел. Яну продуктлары, төтеннең куркынычсыз таралуы өчен дә комачауламаска тиеш. Бу транспорант-баннерлар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп эшләнергә һәм урнаштырылырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче җиһазларны, аерым сыешлык, манаралардагы суны хуҗалык, җитештерү максатында сарыф итү һәм куллану шулай ук тыела.
Капиталь бина-корылмалар, янгынның таралмавын тәэмин итүче каршылык стеналарыннан 15 метрдан да якын арада вакытлы корылмалар төзү һәм урнаштыру шулай ук җитди җаваплылыкка китерәчәк.
Янгыннар янамасын өчен бу таләп-кагыйдәләрне төгәл үтик.
Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев