Язгы каникуллар башлана
Балаларның көтеп алынган язгы каникуллары башлана. Аны хәвеф-хәтәрсез, имин уздыру өчен әти-әни, гаилә, җәмәгатьчелек һәм бала үзе дә зур өлеш кертсен иде. Каникул көннәрендә балаларыбызның онытылып уйныйсы да, йөгерәсе-чабасы да килә. Ләкин шул ук вакытта саклык һәм игътибарлык кагыйдәләрен дә исләренә төшереп тору мөһим. Балаларны елга, күл буйларында уйнаудан тыйсак...
Балаларның көтеп алынган язгы каникуллары башлана. Аны хәвеф-хәтәрсез, имин уздыру өчен әти-әни, гаилә, җәмәгатьчелек һәм бала үзе дә зур өлеш кертсен иде.
Каникул көннәрендә балаларыбызның онытылып уйныйсы да, йөгерәсе-чабасы да килә. Ләкин шул ук вакытта саклык һәм игътибарлык кагыйдәләрен дә исләренә төшереп тору мөһим.
Балаларны елга, күл буйларында уйнаудан тыйсак иде. Язгы юка боз алдаучан була. Ышынып кереп, күңелсез вакыйгаларга тап булырга язмасын! Язгы ташу вакытында да су буена бармагыз, зур сулар буенда коймәләр йөздерү, бер боздан икенчесенә сикереп уйнау бик куркыныч гамәл.
Шулай ук ут белән сак булу кагыйдәләрен дә истән чыгармау мөһим. Балаларга мич ягу кебек шырпы белән бәйле эшләрне ышанып тапшырмагыз, бәләкәчләрне караучысыз калдырмаска тырышыгыз!
Каникуллар файдалы, күңелле узсын!
Таһир Әхмәтов, Әлмәндәр янгын сүндерү посты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев