“Йолдыз” газетасы кубогына эстафета узды
13 майда "Йолдыз" газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион 53нче эстафета узды. Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 9, төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән 20 команда катнашты. Урта мәктәпләрдән беренче урында - Табар Черкене, икенче урында - Күккүз, өченче урында - Апас мәктәбе командалары. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Урта...
13 майда "Йолдыз" газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион 53нче эстафета узды. Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 9, төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән 20 команда катнашты. Урта мәктәпләрдән беренче урында - Табар Черкене, икенче урында - Күккүз, өченче урында - Апас мәктәбе командалары. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Урта Балтай, Апас, Каратун мәктәпләре җиңү яулады. Кубоклар Табар Черкене һәм Урта Балтай мәктәпләре укучылары кулында. Традиция буенча быел да "Салават күпере" балалар бакчасы нәниләре эстафетага килде. Алар спорт бәйрәменә тагын да ямь өстәде. Эстафетадагы бүләкләр эшмәкәр Ринат Миначев иганәчелегендә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев