Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Йолдызлык“ның зона этабында кемнәр җиңде?

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы 26-27 март көннәрендә Буа мәдәният йортында узды. Биредә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районының яшь талантлары катнашты. Сайлап алу турларыннан узган балалар гала-концертта катнашты. Морзалардан Булат Фәтхелисламов (җитәкчесе Турсынташ Сафиуллина), балаларның сәнгать мәктәбеннән Энҗе Туктагулова (җитәкчесе Ирина Золотова), Апасның "Кояшкай" балалар бакчасыннан...

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы 26-27 март көннәрендә Буа мәдәният йортында узды. Биредә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районының яшь талантлары катнашты.
Сайлап алу турларыннан узган балалар гала-концертта катнашты.
Морзалардан Булат Фәтхелисламов (җитәкчесе Турсынташ Сафиуллина), балаларның сәнгать мәктәбеннән Энҗе Туктагулова (җитәкчесе Ирина Золотова), Апасның "Кояшкай" балалар бакчасыннан Әмирә Мваку (җитәкчеләре Радик Абдуллин, Зөлфия Гайфуллина, Гөлнара Хөсәенова) "вокал" номинациясендә беренче урынны яуладылар.
Апас урта мәктәбеннән Энҗе Шәйхиева (җитәкчесе Альбина Шәйхиева), Зур Күккүз мәктәбеннән Илүзә Гәрәева (җитәкчесе Фәнзилә Миңнуллина), балалар сәнгать мәктәбеннән Алия Шәмсетдинова (җитәкчесе Фатих Хисамов) "вокал" номинациясендә икенче урынны алдылар.

"Нәфис сүз" номинациясендә Урта Балтай мәктәбеннән Адилә Гайнетдинова (җитәкчесе Гөлира Шиһабиева), "Сәләт" иҗат үзәгеннән Зилә Садыйкова (җитәкчесе Миләүшә Алиуллина), Борнаш мәктәбеннән Зәринә Абдуллина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) өченче урынга лаек булдылар.

Бию коллективлары арасында "Сәләт" иҗат үзәгенең "Пилигрим" коллективы (җитәкчеләре Альфира Малиновская, Николай Паспеков, Ксения Зәйнуллина) шулай ук өченче урында.
Апас урта мәктәбенең "Нәүрүз" бию төркеме (җитәкчесе Гөлнара Фәхретдинова), Каратун мәктәбенең "Хыял" бию төркеме (җитәкчесе Раилә Шәвәлиева) махсус призга лаек булдылар.
Зона этабында җиңүчеләр 9-14 апрельдә башкалада чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев