Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Йомралыда тырыш халык яши

Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанга кунак булып барган Гөлчәчәк Әхтәмова кулдашы Таһир Әхмәдуллин белән узган елда яңа туган 475 баш бозау тәрбияләп, аларны интенсив үстерү төркеменә тапшырды. - Авылдан бу тантанага икәү - агрофирманың иң алдынгы шоферы Илгизәр Кашафетдинов белән бергә бардык без, - ди Гөлчәчәк. - Бик матур залда,...

Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанга кунак булып барган Гөлчәчәк Әхтәмова кулдашы Таһир Әхмәдуллин белән узган елда яңа туган 475 баш бозау тәрбияләп, аларны интенсив үстерү төркеменә тапшырды.

- Авылдан бу тантанага икәү - агрофирманың иң алдынгы шоферы Илгизәр Кашафетдинов белән бергә бардык без, - ди Гөлчәчәк. - Бик матур залда, бик затлы табыннар артында сыйладылар, бүләкләр бирделәр, концертны да бик ошаттык.

Гөлчәчәк үзе мәктәп тәмамлагач авылда калды.

- Бик бәхетле ана мин, улларым Илгиз дә, Илназ да, киленнәрем дә бик эшчән, әдәпле. Эш сөйгән кеше бер кая да югалып калмый, матур, җитеш яшәү өчен авылда да шартлар да мөмкинлекләр дә җитә. Бер сукмактан фермага эшкә килгән абыем Фәнис, балаларым да әнә шулай уйлый. Элек, сыер савучы булып эшләгән елларымда да бик зур бүләкләр, дәрәҗәләр алдым. Яшь бозауларны салкында үстерү отышлы алым икән. Яңа ябык ангарда аларның һәммәсе 80 аерым читлек-боксларда тора, бозауларны ашату-эчертүе дә җайлы, - дип яңалыклары белән уртаклаша. - Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт. Азык әзерләп кертүче, ТСН операторлары Таһир Кәлимуллин, Илнар Хафизов, Фәнис Сибгатуллин безгә бөтен шартларны булдыралар. Фаил һәм Фәнис Гайнетдинов, Рәшит Гыйниятуллин, Илфат Ильясов, Айрат Рәхмәтуллин, Алмаз Халиков, Ранис Абдуллин, Мәдинә Миңневәлиева, Гөлсинә Сибгатуллина һәм гомумән, һәркем үз эшендә чын оста.

Бу тырыш ферма коллективы җитәкчесе Рәүфә Хәерова үз кулы астында эшләүче һәркем белән хаклы горурлана. Районда иң күп сөт, ит Йомралыда җитештерелде. Районда иң беренче булып бу фермада Яңа ел чыршысы бизәлде. Чәй табыннары, туган көннәрне хезмәттән соң коллектив белән бергәләп эш урынында үткәрү гадәте дә югалмаган биредә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев