Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Заготзерно бистәсендә - юл төзелеше

Районда юлларны төзекләндерү дәвам итә. Кайсы гына юнәлеш буенча барсаң да, юл төзүчеләр белән очрашасың. Бу көннәрдә Заготзерно бистәсенең Үзәк-Дачный урамнарына да асфальт салына башлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренчә, юл 650 метр озынлыкта, 6 метр киңлектә булачак. Бер үк вакытта юл аша чыгучы...

Районда юлларны төзекләндерү дәвам итә. Кайсы гына юнәлеш буенча барсаң да, юл төзүчеләр белән очрашасың. Бу көннәрдә Заготзерно бистәсенең Үзәк-Дачный урамнарына да асфальт салына башлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренчә, юл 650 метр озынлыкта, 6 метр киңлектә булачак. Бер үк вакытта юл аша чыгучы иске труба да яңарачак.
- Әлеге җирлектә юл халык соравы буенча салына. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юл салуда ярдәм итүне үтенеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Республика тарафыннан әлеге эшкә 9 миллион 300 мең сум акча бүленеп бирелде, - диде Айрат Хәсәнов.
Эшне "Волгадорстрой" оешмасы алып барачак. Оешманың прорабы Александр Демидов Үзәк-Дачный урамнарын яңа асфальт юллы итү эшен сентябрь башларында төгәлләргә планлаштыруларын белдерде.
- Көнгә чыккач, бу юл аша күпме техника, күпме кеше уза. Барыбызга да уңайлылык булачак. Исән-сау башкарып чыгарга язсын, - диде сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйрулла Шәвәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев