Заготзернодан Рания Сәлахова “Орхидеям чәчәк атты“ бәйгесе җиңүчесе
"Йолдыз" ("Звезда") газетасының www anastovo.ru сайтында барган "Орхидеям чәчәк атты" бәйгесендә Заготзерно бистәсендә яшәүче Рания Сәлахова иң күп тавыш җыеп җиңүче булып танылды. Ул үзе хисапчы булып эшли. Чәчәкләр үстерергә бик ярата икән. - Биш ел элек орхидея үстерә башлаган идем. Хәзер 13 төстәге орхидеям бар. Яңа гына утырткан үсентеләрем...
"Йолдыз" ("Звезда") газетасының www anastovo.ru сайтында барган "Орхидеям чәчәк атты" бәйгесендә Заготзерно бистәсендә яшәүче Рания Сәлахова иң күп тавыш җыеп җиңүче булып танылды. Ул үзе хисапчы булып эшли. Чәчәкләр үстерергә бик ярата икән.
- Биш ел элек орхидея үстерә башлаган идем. Хәзер 13 төстәге орхидеям бар. Яңа гына утырткан үсентеләрем дә тернәкләнеп, "яшәргә" дип бик тиз калкып, үсеп китәләр. Җиңәрмен дип уйламаган идем, рәхмәт барыгызга да. Тагын шулай бәйгеләр оештырыгыз, бик теләп катнашачакмын, - диде Рания бүләген (концертка билет) алырга килгәч.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев