Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яңа футбол кырына ясалма чирәм җәю эше башланды

Район башлыгы Равил Хисаметдинов шимбә иртәсен төзелеш бара торган объектлар белән танышудан башлады.

“Набережная” ял итү зонасында бүгенге көндә дә күләмле эш башкарыла. Төзелеш оешмасы җитәкчесе һәрбер эшләнгән һәм эшләнәчәк эшкә анализ ясады. Борчыган мөһим мәсьәләләр урында ук хәл ителде.
Шулай ук районда төзелеп килүче яңа футбол кырын да карады җитәкчеләр.
– Күргәнегезчә, Апаста ясалма чирәм белән футбол кыры төзелә. Моның өчен федераль һәм республика бюджетыннан 33 миллион акча бүленде. Бүгенге көндә ясалма чирәм җәю эше бара. Ул 15 октябрьгә төгәлләнәчек, тирә-ягы тотып алыначак. Киләчәктә, биредә йөгерү юллары, трибунасы, машина кую урыннары булачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев