Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвешнең “Әтиләр“ мәчетендә зур Корбан ашы үтте

Заманында районның алдынгы колхозларының берсе-ике дистә еллар аның рәисе булып эшләгән Хәмит Миңнегалиев гаиләсен авылда бик хөрмәтлиләр. Моннан 10 ел элек авылда икенче мәчет пәйда булу тарихы бик гыйбрәтле.

Аның беренчесен салу башлыча колхоз көче белән башкарылды, җәмәгать,-дип хатирәләре белән уртаклашты ул 24 августта бу вакыйганы зурлап үткәндә. -Беренче мәчетне бер гасыр элек салынган нигезе янәшәсенә 20 ел элек төзедек. Ул районда да иң беренчеләрдән булып салынды. Бу изге, саваплы эштә инде мәрхәм Сәмигъ абый башлап йөрде. Тик никтер уйлап бетермәгәнбез-ул нигезнең бер почмагында элек зур баз булып, диварлары уйный, ярыла башлады. Шуннан мәчет картлары янына килеп, янәдән бер киңәшләштек тә менә шушы урынга яңа мәчет нигезен койдык. Улларым Роберт белән Булат та бик булышты бу төзелешне очлап чыкканда. Авыл картлары аңа минем әти Миңнегалинең исемен бирү фикерен җиткергәч, улларым каршы чыкты, мәчеткә менә шулай итеп “Әтиләр“ исеме бирелде.

Мәчеткә ун яшь тулу уңаеннан оештырылган Корбан ашына бик тә ватанпарвәр, күңеле изгелектә булган, Россиякүләм танылган “Зөя“ балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов та үз өлешен кертте. Бик күпне күргән, берничә тапкыр Казан, Биләр, Изге Болгар җирләренә кадәр барып кайткан зур казанда үзәк ашханәсе пешекчеләре тәмле пылау пешергәннәр иде. Дәвеш авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасында эшләүче хатын- кызлар, авыл мөслимәләре мәчет эчендә һәм урамда әзерләгән зур табында 120 дәвешле һәм кайткан кунакларны сыйлады. Апас һәм Дәвеш мәдәният йорты үзешчәннәре, авыл мәктәбе укучылары чыгышлары, әйтелгән мөнәҗәтләре аңа бик матур дини төсмерләр өстәде.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, аыл имамнары һәм башка мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев