Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Наше время – Безнең заман" җиңүчеләрен район башлыгы тәбрикләде

“Свияга” агрофирмасының талантлы яшьләре "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗат республика фестиваленең Казанда үткән зона турында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яуладылар. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәрбер катнашучыга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды

Яшьләр “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Минута славы”номинацияләрендә чыгыш ясап, осталыкларын күрсәттеләр. Фестиваль районыбызның эшче яшьләре арасында яңа талантлар ачты. Хезмәттә танылган егет-кызларыбыз сәхнә тормышында да үзләрен сынадылар. Ай дәвамында барган әзерлек, репетицияләр аларны бер йодыркка туплады. Тырышлык та бушка китмәде. Апас яшьләре үзләренең чыгышлары белән башкала сәхнәсен шау-гөр китереп, хореография номинациясендә 2 урынга, вокал-дуэт номинациясендә 1 урынга, вокал ансамбль номинациясендә 3 урынга, “Минута славы” номинациясендә 3 урынга лаек булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча, “Свияга” агрофирмасының эшче яшьләре командасы икенче урынга ия булып, суперфиналга чакыру алды. Яшьләребезне зур җиңүләре белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә, яшь талантлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев