Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Мәгариф хезмәткәрләре узган уку елына йомгак ясап, уңышларына сөенеп, киләчәккә максатлар билгеләп, яңа уку елына старт алдылар.

Район мәдәният йорты каршында районыбызның белем һәм тәрбия учаклары үз эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр. Биредә һәр һөнәрнең дә кирәкле булуы ассызыкланды. Балалар дәресләрдә, дәрестән тыш үткән чараларда ниләр өйрәнүләрен, шөгыльләрен күрсәттеләр. Күргәзмәләрдә шулай ук кул эшләре, көзге уңышлар, уку һәм тәрбия өлкәсендә ирешелгән җиңүләр дә урын алды. 
Киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, аның урынбасары Рияз Минзарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхметова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. 
Килгән кунаклар иң элек биредә урын алган күргәзмәләр белән таныштылар, таң калып балаларның чыгышларын тыңладылар. Үзләре дә бер мизгелгә балачакка кайтып, парта артына утырып, дәрестә булып карадылар. Мәдәният йорты фойесында урын алган район мәктәпләренең макетлары да кунакларыбыз күңелендә зур кызыксыну уятты. Биредә районыбызның белем һәм тәрбия учакларының яңарыш кичерүе, төзекләнүе тасвирланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев