Апаста “Мирас” пансионатын төзүчеләр хөрмәтләнде
Җәмгыять һәм без

Апаста “Мирас” пансионатын төзүчеләр хөрмәтләнде

Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында әлеге эшкә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.

Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, фондның президенты Илһам Исмәгыйлев һәм башкалар катнашты.

“Мирас” пансионатының төп максаты – мөселманнарның яшь буынын тәрбияләү, рухи-әхлакый кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыру. Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге пансионатны сафка бастыруда өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Апаста туып-үскән якташыбыз, иганәче Рафыйк Заһретдиновка “Апасның Мактаулы кешесе” исеме бирелде.

“Әлеге бинаның һәр этабына, эшенә өлеш керткән җитәкчеләргә, төзүчеләргә, подрядчыларга рәхмәт. Шундый матур, заманча, якты бина калкып чыкты. Ул районыбызны бизи, яшь буынга тәрбия бирә, диннең кыйммәтен аңлата. Киләчәктә зурдан-зур уңышлар теләп калам”, - диде Айрат Җиһаншин.

Якташыбыз, иганәче Рафыйк Заһретдинов та әлеге бинаның озын гомерле булуын теләде.

- Апас халкы тырыш, үҗәт һәм дини халык. Шушы нурлы бинада белем һәм тәрбия алып чыккан балалар киләчәктә абруйлы кешеләр, дәрәҗәле дин әһелләре булсыннар. Барыгызга да уңышлар телим. Лаеклы буын тәрбиялик, - диде якташыбыз.


Нет комментариев