Арчада шәхси йортта чыккан янгында 66 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр иткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, янгын Зайнуллин урамындагы бер катлы шәхси йортта булган: йорт, аңа терәлеп төзелгән гараж һәм мунча янган.
Янгынны сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр ир-атның гәүдәсен тапканнар. 142 кв. м мәйданда ачык яну локализацияләнгән һәм бетерлгән.
Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре янгын сәбәбе тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү булган дип фаразлый. Янгын учагы һәлак булган кешенең еш кына тәмәке тарткан верандада булган, дип ачыклады белгечләр.
Нет комментариев