Морзалар урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы дәресләре узды
Район тормышы

Морзалар урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы дәресләре узды

Морзалар урта мәктәбендә укучылар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган дәресләр үткәрелде.

Әлеге чараны янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Раил Кашапов һәм Илшат Шәфигуллин алып барды.

Дәрес барышында белгечләр укучыларга тормыш өчен бик мөһим булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар янгын вакытында үз-үзеңне ничек тотарга, кайсы телефон номерларына мөрәҗәгать итәргә һәм янгынны ничек кисәтергә кирәклеген өйрәнделәр.

Мондый чаралар укучыларда куркынычсызлык культурасы тәрбияләүгә һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эш итү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.

 


Нет комментариев