ЛДПРдан кандидат Руслан Йосыпов Татарстанда 32 нче Мәскәү бер мандатлы округы буенча Дәүләт Думасына сайлауларда 51,77 процент тавыш җыйган. Мондый мәгълүматларны, беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәннән соң, Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.
Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы мәгълүматка караганда, Йосыпов өчен сайлаучыларның 51,77 процентыы тавыш биргән.
КПРФтан кандидат Александр Комисаров 18,35 процент тавыш җыйган, «Яңа кешеләр» партиясе вәкиле Ольга Айдуганова – 13,01 процент.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ruslan-iosypov-tatarstannyn-maskau-okrugynda-5177-procent-tavys-yigan-5929536
Нет комментариев