Волонтерлар – игелек кылучылар
Җәмгыять һәм без

Волонтерлар – игелек кылучылар

Районда 58 җирдә волонтерлык үзәкләре оешкан. Аларда 568 изге күңелле райондашыбыз Җиңү өчен үз өлешен кертә. Һәр җирлек төрледән-төрле ярдәм чаралары әзерли.

Олы Болгаер авыл җирлегеннән 7 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Җирлек халкы “Ярдәм янәшә” акциясендә дә актив кушыла. Биредә мәдәният йортларында, китапханәдә волонтерлык төркемнәре оешкан.

-Мендәрләр тегәбез, чәйләр тутырабыз, тасмалар кисәбез, маскировка челтәрләре үрәбез. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Егетләребез исән-сау кайтсын, - ди Кече Болгаер мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина.

Әлмәндәр, Борнаш, Әҗем мәдәният йортларында да волонтер апа-абыйлар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә буш вакытларын изге эшкә багышлый.

-Борнаш мәдәният йортында да тәмле, хуш исле чәйләр тутырабыз. Үләннәрен үзебез җыеп-киптердек. Хуш исле тәмле чәйләребез салкын көннәрдә егетләребезне җылытсын, йөрәкләренә шифа булсын. Шулай ук маскировка челтәрләре үрелә. Кыш-көз айларында егетләр өчен оекбашлар, башмаклар бәйлибез, - ди мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева.

фото волонтер
Зур Күккүздә хәрбиләр өчен төрле тәм-томнар әзерләнә.

Зур Күккүз җирлегеннән 6 егет махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Авылның мәдәният йортларында гуманитар ярдәм җыю, җылы кием, азык-төлекләр әзерләү, тасма кисү эшләре дәвам итә.

-Бу чарада авылның апалары бик теләп катнаша. Төрле үләннәр киптердек, алардан чәйләр ясадык. Шулай ук чәк-чәк пешереп, кул токмачлары кисеп егетләр өчен тутырып куйдык. Алма киптердек, дару үләннәре әзерләдек. Барысы да егетләр өчен һәм Җиңү хакына, - ди Зур Күккүз мәдәният йорты мөдире Шәһидә Гыйззәтуллина.


Нет комментариев