Быел Казан мэриясе оештырган түләүсез татар теле курсларына 700дән артык кеше язылды. 2026 елның татар теленә өйрәтү буенча соңгы чарасы ноябрь уртасында башланырга тиеш. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курслар программасы ике төркем өчен: телне яңа өйрәнә башлаучыларга һәм дәвам итүчеләргә дип төзелгән. Курсларга язылучылар бу алым ярдәмендә телне белү дәрәҗәсенә карап үзләренә туры килә торган төркемне сайлый ала.
Ел дәвамында мэрия 12 курс – катнашучыларның һәр төркеме өчен алтышар курс оештырган. Программа тел белән кызыксынучыларга татар теленең төп нигезләре белән таныштыру, грамматикага өйрәтү, сөйләм телен үстерү максатыннан эшләнгән. Бу елның соңгы курсына язылучылар ноябрь уртасында укый башлаячак.
Шәһәр Башкарма комитетының Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге кайбер катнашучыларның әлеге курсларда өченче, дүртенче тапкыр катнашуын билгеләп үтә. Уку йомгаклары буенча курсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Курсларны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе үткәрә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев