Смоленск өлкәсендә дошман беспилотникларының һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Василий Анохин хәбәр иткән. Аның мәгълүматлары буенча, фаҗига Ярцево шәһәрендә булган.
«Калдыклар күпкатлы йортка эләккән, бу янгынга китергән. Ике кеше һәлак булган. Аларның туганнарына һәм якыннарына ихлас кайгы уртаклашуымны белдерәм, без сезнең белән бергә кайгырабыз», – дип язган Анохин МАКСта.
Губернатор шулай ук МЧС хезмәткәрләре янып торган бинадан 10 кешене чыгарганнарын өстәгән.
Әлеге төндә Смоленск өлкәсендә 37 дошман беспилотнигы юк ителгән.
Нет комментариев