Һава торышы

Татарстанда янә юеш кар һәм яңгыр көтелә

Бүген, 11 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура фоны бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күк болытлар белән капланачак. Төбәк буенча урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге әз генә явым-төшемнәр үтәчәк (Казанда – фәкать яңгыр рәвешендә).

Көньяк-көнбатыш җил 6 дан 11 м/с кадәр көч белән көтелә (бернинди көчәюсез). Кайбер урыннарда юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнге +2, -2 градустан соң көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава +1, +5 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +2, +4 градуска кадәр).


Нет комментариев