Якташыбыз Хәбир Ибраһим - әдәби конкурста ике бүләк иясе
Кешеләрең синең, Апасым!

Якташыбыз Хәбир Ибраһим - әдәби конкурста ике бүләк иясе

Якташыбыз, танылган язучы, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим зур иҗади уңышка ирешкән.

Ул Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган «Борынгы да, яшь тә син, гүзәл шәһәрем Яр Чаллы!» исемле Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашкан.

Роман һәм повесть номинацияләрендә призлы урыннарга лаек булып, якташыбыз ике диплом белән бүләкләнгән. Бүләкләрнең гомуми суммасы - 100 мең сум! Якташыбызны әлеге зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа иҗади үрләр, сүнмәс илһам һәм зур уңышлар юлдаш булсын!


Нет комментариев