1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Җәмгыять һәм без

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Әлеге бәйрәм яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора.

 Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Районда язгы кыр эшләре бара. Игенчеләребез кырда, терлекчеләребез фермаларда табыннар муллыгы өчен өлеш кертә. Апасыбызны яшелләндерү өчен дә күп эш башкарыла. Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыгызга исәнлек-саулык телим. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев