Казан федераль университетында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен" республикакүләм яшьләр фәнни-иҗади конкурсы узды.
Биредә безнең районнан да яшьләр катнашты. "Без - Тукайлы халык" номинациясендә Апас аграр көллиятенең 1 нче курс студенты Минтаhирова Адилә lll дәрәҗә дипломга лаек булды. Адиләне бәйгегә Альбина Габитова әзерләде.

Адилә әдәбият буенча белемнәрен исбатлады, иҗади эшләрдә катнашты. Нәтиҗәсе дә сөендерерлек.

Нет комментариев