Апас мәктәбе укучылары өчпочмаклы хатлар яздылар
Җәмгыять һәм без

Апас мәктәбе укучылары өчпочмаклы хатлар яздылар

Апас урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларындагы геноцид корбаннарын искә алуга багышланган эчтәлекле чара узды.

(20 апрель, “Апастово-информ“).


8нче һәм 11нче класс укучылары тын да алмыйча, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәровның чыгышын тыңладылар. Әлеге фаҗига турында фильм карадылар. Киләсе буынга “Онытырга ярамый“ дип исемләнгән өчпочмаклы хатлар яздылар.


“Әлеге чара Хәтер көне уңаеннан оештырылды. Һөҗүм ителгән җирләрдәге нацистларның җинаятьләре турында күп мәгълүматлар яңгырады. Тарихны без белергә тиеш“, – диде , тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров.


Нет комментариев