12 июнь көнне Сабантуй аланында милли бәйрәмебез - Сабантуй узачак. Быел ул үзенчәлекле итеп оештырылачак. Бәйрәм алдагы еллардан аермалы буларак 14.00 сәгатьтә башланып, кичке Сабантуй белән дәвам итәчәк. (26 май, "Апастово-информ").
14.00 сәгатьтә - үзәк мәйданда бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китәчәк. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм килгән кунаклар апаслыларга бәйрәм котлауларын ирештерәчәк. Сабан батырлары бүләкләнәчәк. Алинә Шәрипҗанова башкаруында гимн яңгыраячак.
15.00 сәгатьтә бию мәйданчыгында лотерея уеннары оештырылачак. Һәр 10 билетның берсе отышлы булачак. Шулай ук үзәк мәйданда балык тоту, армрестлинг, аркан, таяк тарту һәм гер күтәрү кебек уеннар, үз мәйданында ат чабышлары үтәчәк. 17.00-18.00 сәгатьтә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
14.00-17.00 сәгатьләрдә эстрада мәйданында районыбызның үзешчән сәнгать осталары үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәк. Соңыннан нәтиҗәләр чыгарылачак һәм урыннар билгеләнәчәк. Үзәк мәйданда халык уеннары, балалар мәйданында нәни райондашлар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылачак.
Көрәш мәйданында районыбызның батыр егетләре бил алышачак. Теркәлү 13.00 сәгатьтә башлана. Яшүсмер егетләр (18 яшькә кадәр) 32 кг, 36 кг, 45 кг, 55 кг, 65 кг һәм аннан да югары үлчәү категориясендә, ә олы ир-атлар 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм аннан да югарырак үлчәү категориясендә көч сынашачак. Татарча көрәш алдагы еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең районда эшләп төрле ярышларда район данын яклаган егетләр генә кала ала. Читтән кайтучылар бары тик 2нче һәм 3нче урыннан өчен генә көрәшә алачак. Абсолют батырларны кыйммәтле призлар һәм Сабан туеның иң зур бүләге – тәкә көтә.
16.00 сәгатьтә “Югары мәхәббәт” дип исемләнгән утлы шоу тәкъдим ителә.
17.30 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
20.00 сәгатьтә кичке Сабантуй башланып китәчәк. Яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллин үзенең концерт программасын тәкъдим итәчәк.
21.00 сәгатьтә “Ялкынлы тамаша” күрсәтеләчәк.
Милли бәйрәмебез 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.
Авыл җирлекләреннән килгән бизәлгән атлар бәйрәмебезгә ямь өстәп Сабантуй мәйданын әйләнәчәк. Иң үзенчәлекле, кабатланмас зәвык белән эшләнгән арба, карета яки тарантаска, кием һәм бизәлештә милли традицияләр сакланышына зур игътибар бирелгән атларга махсус комиссия урыннар билгеләячәк.
Бәйрәмдә сәүдә нокталары, шәхси кибетләр, ашханәләр эшлиячәк. Сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә, балалар өчен батутлар, кәмит, буйлы курчаклар эшлиячәк. (0+)
Нет комментариев