Бәйрәм чарасында Апас урта мәктәбендә белем алучы балалар катнашты.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Бәйрәм чарасын күңелле итү максатыннан, махсус кунак - аниматор чакырылган иде. Ул балаларны уйнатты да, биетте дә, көлдерде дә. Балаларга бәйрәмне оештыру өчен шәхси эшмәкәрләр ярдәм итте. Алар тарафыннан бәйрәм күчтәнәчләре - тәм-томнар җыелмасы, төрле төстәге шарлар бүләк ителде. Балалар бик сөенешеп, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
Нет комментариев