Апасның яшь спортчылары Ватан Геройларына олы хөрмәт хисләрен белдерделәр
Җәмгыять һәм без

Апасның яшь спортчылары Ватан Геройларына олы хөрмәт хисләрен белдерделәр

Бүген районда узган спорт чаралары Ватан Геройлары көненә багышланды.

 

(9 декабрь. “Апастово-информ”). 
Районда Ватан Геройлары көне зурлап билгеләп үтелә. Бу уңайдан Батырлар мемориаль комплексында хәтер чарасы узды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минутлы тынлык белән искә алынды. Әлеге мөһим вакыйгадан мәктәп укучылары да, яшь спортчылар да читтә калмады. Район мәктәпләрендә патриотик чаралар узса, Апасның “Дельфин” йөзү бассейнында яшь йөзүчеләр ярышты, “Алтын Алка” Боз Сараенда яшь хоккейчылар көч сынашты. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның спорт объектлары җитәкчесе Ирек Яраханов сәламләде.


Нет комментариев