Апастан Фирдәвес Гайфуллина кышкы озын кичләрдә сыннар ясарга өйрәнгән
Җәмгыять һәм без

Апастан Фирдәвес Гайфуллина кышкы озын кичләрдә сыннар ясарга өйрәнгән

Апаста яшәүче Фирдәвес Гайфуллина төрле сыннар, тәрәзә төбенә кую өчен гөлләр ясый.

(1 май, “Апастово-информ“).


“Кыш көннәрендә эш әллә ни күп түгел. Шул вакытта сыннар ясап карадым. Аны шифаханәдә очраткан дуслардан өйрәндем. Сын ясар өчен әзер форма сатып алдым. Шул форма ярдәмендә гипстан коеп төп өлешне катырам. Аннан тигезлим, үзгәртәм, лаклап куям. Иң күңелле өлеше – буяу эшләре. Анысына оныклар да булыша“, – ди Фирдәвес апа.

Ничә сын ясавын хәтерләми ул. Күбесен бүләк итеп биргән. Шулай ук тәрәзә төбенә куярга орхидея гөлләре дә ясаган. Сыннар арасында иң җиңеле – гөмбә ясау икән.
“Гөмбәне тарелка яки башка савытка гипс салып катырам. Аннан тигезләп, рәвешен китереп куям. Кул эшләреннән күңел күтәренкелеге алам“, – ди Фирдәвес апа.


Нет комментариев