Болынбалыкчы һәм Коштавылы авыл җирлекләренә яңа машина
Җәмгыять һәм без

Болынбалыкчы һәм Коштавылы авыл җирлекләренә яңа машина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа машиналар тапшырды.

(31 август, “Апастово-информ”).


Безнең районнан Ленар Гайнетдинов җитәкчелек иткән Болынбалыкчы авыл җирлеге һәм Хөҗҗәт Сабиров җитәкчелек иткән Коштавылы авыл җирлеге җиңүчеләр булып танылдылар.
Әлеге авыл җирлекләре халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар. Бу авыл җирлекләренең җитәкчеләре республика күләмендә хөрмәтләнүләре район өчен дә зур горурлык!


Нет комментариев