“Бөтенроссия өмәсе” акциясе кысаларында районда бүген эш гөрләде
Җәмгыять һәм без

“Бөтенроссия өмәсе” акциясе кысаларында районда бүген эш гөрләде

“Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе коллективы да чисталык акциясенә кушылды.

( 24 апрель, “Апастово-информ”).


“Бөтенроссия өмәсе” акциясе кысаларында райондашлар бердәм булып язгы өмәгә чыкты. Алар үзләренә беркетелгән территорияне тәртипкә китерделәр, чистарттылар, пөхтәләделәр.
Без “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе коллективы да чисталык акциясенә кушылдык.
Без оешма тирә-юнен, үзебезгә беркетелгән Яшьләр урамын тәртипкә китергән идек инде. Бүген үзәк ял паркында билгеләнгән мәйданны пөхтәләдек, чүп-чарлардан, яфраклардан арындырдык. Матур итеп агачларны буяп куйдык. Апасыбыз чиста, пөхтә булсын, гөлт итеп торсын дип тырыштык.#СубботниквТатмедиа#МедиаСубботник


Нет комментариев